27 майда балалар сәнгать мәктәбендә тантаналы шартларда чыгарылыш кичәсе узды. Бу уку елында мәктәпне 60 укучы тәмамлады.
Мәктәп директоры Рәмзия Гайнеева уку елына йомгак ясады һәм тантаналы шартларда укучыларга аттестатлар һәм грамоталар тапшырды.
Чыгарылыш класс укучыларын тәбрик итәбез һәм хәерле юл, киләчәк тормышларында уңышлар телибез!