Бүген, 2017 елның 26 июнендә район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәшмә үткәрде.
Атналык киңәшмә барышында район полиция бүлекчәсе начальнигы Илгиз Алмакаев, финанс-бюджет палатасы рәисе Шәүкәт Гатин, район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Илдус Мәссаров, мәдәният бүлеге начальнигы Ольга Маркова, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әхлиуллиннар райондагы яңалыклар белән таныштырдылар. Миләүшә Батыршина, Илнар Минһаҗев, мирзаһит Гатиннар шәхси сектордан сөт сату турында сөйләделәр.