Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы “Татар халык ашлары пешерү” остаханәcе уздырды

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы “Татар халык ашлары пешерү” остаханәcе уздырды.
 “Ак калфак” оешмасының Кара Чишмә авылындагы җитәкчесе Резеда Мәслахова 24-25 апрельдә Казанда мастер –класста булып кайтканнан соң үзенең белгәннәрен башкаларга да өйрәтү максатыннан мәдәният йортында  халкыбызның милли ризыгы – гөбәдия, үпкә-бавыр ачык пәрәмәче  пешерү буенча осталыгын күрсәтте.
Чарада катнашучылар Резеда пешергән гөбәдиядән, аның тәменнән бик канәгать калдылар,узләре дә эшләп карадылар.
 Лилия Хөснуллина, 
“Ак калфак” оешмасының район  бүлеге җитәкчесе.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International