Чирмешәндә чыгарылыш кичәсе узды

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары тәмам, күпчелек фәннәр буенча нәтиҗәләр билгеле. Чирмешәндә чыгарылыш кичәсе узды.
Бу уку елында 12 егет һәм кыз: Гөлназ Газизова (Иске Үтәмеш мәктәбе), Диана Зарипова, Лиана Мостафина (1нче Чирмешән мәктәбе), Рәзил Гозәеров, Ирек Гомәров, Ранис Хөснуллин (Чирмешән лицее), Анна Занькина (Ульяновка), Дарья Захарова, Ангелина Шерматова (Иске Элмәле), Юлия Гераева, Екатерина Меркулова, Надежда Фролова (2нче Чирмешән мәктәбе) Россиянең “Укуда аерым уңышлары өчен“ медале белән бүләкләнделәр – алтын медаль ияләре. Былтыр андыйлар 7 генә иде.

Кайбер аерым фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханында югары – 90 һәм күбрәк баллар туплаучылар да бар. Гөлназ Газизова (Иске Үтәмеш мәктәбе) рус теленнән максималь 100 балдан – 98, Екатерина Меркулова (2нче Чирмешән мәктәбе), Айгөл Шакиржанова, Ирек Гомәров (Чирмешән лицее) – 96шар, Илүсә Шәйхетдинова (лицей), Диана Зарипова (1нче Чирмешән мәктәбе) – 91әр, информатикадан Илшат Гатауллин (лицей) 91 балл җыйганнар. Аларга, шулай ук фән олимпиадаларының муниципаль этабы җиңүчеләренә һәм призерларга, спортта һәм мәдәниятта актив катнашучыларга да бүләкләр бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International