Яңа Котыш авылыннан Кунакова Анастасия Михайловнаны Россия Президенты исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2017 елның 27 июне, сишәмбе

Яңа Котыш авылыннан Кунакова Анастасия Михайловнаны Россия Президенты исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Анастасия Михайловнаны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Иске Котыш авыл җирлеге башлыгы Александр Митякиннар котлады. Рәмзия Долгополова Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын һәм истәлек бүләге тапшырды, исәнлектә озын гомер итүен теләде.
Анастасия Михайловнаның тормышы катлаулы булса да боегып тормый.  1936 елда алар, биш бала тулы ятим калалар. Шунлыктан гаиләдә бөтен эшне үзләренә башкарырга туры килә. Бөек Ватан сугышы елларында 12 яшьлек кыз колхозда эшли.
-Сугыш елларында фронт өчен бәрәңге киптердек, оекбашлар бәйләдек. Колхозда эшләгәндә ашата иделәр, эчкә бараз булса да шулпа керә иде, ә өйдә ашны төрле үләннәр белән пешердек, - дип искә ала ул елларны юбиляр.
Анастасия Михайловна гомере буе колхозда эшли, механизаторларга аш пешерә.
Анастасия 90 яшендә дә яхшы күрә, газеталар укый, Россия Презедентының котлау хатын да үзе укыды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International