26 июнь - Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнеше белән көрәш көне уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре "Кояшлы" ял лагеренда тәрбияләнүче балалар белән "Бәйлелек бәясе - тормыш" исемле чара уздырды. Балалар белән наркотикларның яшь организмга ничек начар тәэсир итүе турында әңгәмә уздырдылар, слайд-презентация күрсәттеләр. Ахырдан күчмә китапханә китаплар да бирде.