Бүген Чирмешән лицееның чыгарылыш класс укучыларына тантаналы шартларда аттестатлар тапшырылды.
Чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе начальнигы урынбасары Айрат Гәрәев, район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина, район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова, лицей директоры Марат Могыйзов, чыгарылыш класс укучылары, лицей укытучылары һәм ата-аналар катнашты.
Айрат Рәшит улы һәм Миләүшә Тәүфыйк кызы чыгарылыш класс укучыларын уку елы тәмамлану белән тәбрикләделәр, аттестатлар, медальләр һәм ата-аналарга рәхмәт хатлары тапшырдылар, хәерле юл теләделәр.