Чирмешәннән Галимова Наҗия Хаҗи кызын Россия Президенты исеменнән 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Наҗия Хаҗи кызын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Ганиевалар котлады. Рәмзия Долгополова Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын һәм истәлек бүләге тапшырды, исәнлектә озын гомер итүен теләде.
Наҗия Хаҗи кызы Лашман авылында туып үсә.
-Бөек Ватан сугышы елларында урман да кистек, сыер белән җир дә сукаладык, кечекнә арба белән орлык та ташыдык, - дип сөйли Наҗия әби.
1951 елда Фәйзерахман Галимов белән гаилә коралар һәм 60 елга якын тигез гомер итәләр, өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 2011 елда ире үлә.
Бүген Наҗия әби Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча бирелгән, барлык уңайлыклары да булган фатирда яши.