Үзәк китапханә хезмәткәрләре балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә яшь самбочылар белән Бөек Ватан сугышында Герой булган балалар турында сөйләштеләр - тарихи сәгать уздырдылар. Чара барышында китапханәчеләр презентация күрсәттеләр, яшь геройларның батырлыклары турында сөйләделәр.