2017 ел башыннан территориаль ведомствоара комиссия тарафыннан халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, керемнәрен легелләштерү, салым һәм финанс дисциплинасын яхшырту буенча 46 утырыш уздырылган.
Ел башыннан барлык төр салымнар буенча бурыч 9,3 миллион сум иде, бүгенге көнгә ул 4,4 миллион сум тәшкил итә.
18 авыл җирлегенең 11ендә физик затларның милек салымы буенча бурычлары капланган. Шул ук вакытта налог түләү буенча недоимка өч ел һәм аннан да күбрәк тәшкил иткән авыл җирлекләре дә (Чирмешән, Кармыш, Лашман, Иске Үтәмеш, Шешминка) бар.