Сабантуй кичектерелә

2017 елның 2 июле, якшәмбе

 Татарстанда фаҗига белән бәйле рәвештә  Чирмешән районында сабантуйлары кичектерелә
Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан ителә.

Искәртеп үтик, “Татар-информ”да бүген төнлә 00.37 Зәйдән чыкканда Әлмәткә бару юлында “Неоплан” пассажир автобусы “КАМАЗ” йөк автомобиле белән бәрелешүе хакында хәбәр ителгән иде. Бәрелешкәннән соң “Самара – Ижау" автобусы юл кырыена төшеп, янып киткән.

Фаҗига нәтиҗәсендә  13 кеше һәлак булган (шуларның 2се бала), 15 кеше зыян күргән. 12 кеше хастаханәдә, тагын өчесе амбулатор дәвалануга озатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International