2017 ел - Нурлат аграр техникумының район филиалы тарихында беренче чыгарылыш биргән ел буларак хәтергә кереп калыр (филиал итеп үзгәртелгәч). 3 июльдә “Авыл хуҗалыгын механикалаштыру” белгечлеге алган 21 егет урта һөнәри белем турында документлы – дипломлы булды. Аеруча актив укучыларга Мактау грамоталары тапшырылды.