Түбән Кәминкә авыл җирлеге хәбәрләре

2017 елның 4 июле, сишәмбе

Кара Чишмә Сабан туенда мотоблокта ярыштылар.

Чирмешән районының күпчелек авылларында Сабан туйлары узды.

2017 елның 1 июлендә  Түбән Кәминкә авыл җирлегендә Сабан туе  гөрләде. Бәйрәмдә Түбән Кәминкә авыл җирлеге халкы катнашты.  Бәйрәм мәрхәмәтле иганәчеләр: Низамов Әхтәм Әгъләм улы, Моратшин Илдус Әмин улы, Кыямов Рафаил Әгъләметдин улы, Гозәеров Илшат Сәйфулла улы, Хузҗиханов Ленар Вильям улы, Җиһаншин Рәшит  Вазыйх улы, Борһанов Илгиз  Хатып улы, Илалов Фаяз Фазыйл улы   ярдәме белән оештырылды. Иганәчеләргә  Рәхмәт хатлары һәм бейсболкалар тапшырылды.

Сабан туенда концерт номерлары тәкъдим ителде.  Бәйрәмдә   капчык киеп йөгерү,  итекләр киеп көянтә-чиләк белән су ташу, капчык сугышы, чүлмәк вату,  йомырканы кашыкка куеп йөгерү, аркан тартышу, милли көрәш һәм башка уеннар булды.

Сабан туй батыры Рәзиф Гыйрфановка (Түбән Кәминкә) ноутбук һәм тәкә  тапшырылды.

Бәйрәмдә шулай ук авыл җирлегенең иң актив кешеләренә (Гатин Нурҗиан Ильяс улы, Сәхәбиев Фидаиль Шәһит улы, Җиһаншин Нияз Мөхәррәм улы, Маслахов Мингазип Минталип улы, Баһманов Нафис Гали улы, Илалов Радик Фазыйл улы, Җәләев Рөстәм Хабибрахман улы, Шәйхетдинов Марсель Җәүдәт улы, Могыйнов Нурислам Габделхак улы, Шакуров Рәмис Расыйх улы, Зыятдинов Фаяз Вазыйх улы, Ситдиков Альберт Габделәхәт улы, Илалов Рәис Фазыйл улы) рәхмәт хатлары, бүләкләр һәм бейсболкалар  бүләк ителде.

Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков Сабантуй иганәчеләренә һәм актив авылдашларына рәхтәтләрен җиткерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International