2017 елның 5-7 июлендә Татарстанда «Бөтенроссия кыр көне – 2017» күргәзмәсе узачак

2017 елның 4 июле, сишәмбе
Татарстанда 2017 елның 5 июленнән 7 июленә кадәр «Бөтенроссия кыр көне – 2017» уникаль агросәнәгать күргәзмәсе узачак. Бу – авыл хуҗалыгы җитештерүендәге яңа технологияләрне, үзебезнең һәм чит илләрнең махсус авыл хуҗалыгы машиналарын һәм җайланмаларын, җирдән файдалануның инновационысулларын күрсәтү буенча Россиядә иң зур күргәзмә.

«Үсемлекчелек», «АПКны инженер-техник тәэмин итү», «Терлекчелек» һәм «Кампус» бүлекләренең презентация мәйданчыклары өчен 60 гектардан артык мәйдан бүленәчәк.

«Үсемлекчелек» бүлегендә быел көзге һәм язгы культуралар чәчелгән тәҗрибә кыры кишәрлеге күрсәтеләчәк. Монда әлеге компаниядә катнашучылар үсемлекләрне селекцияләүнең иң яңа технологияләрен һәм ысулларын күрсәтәчәкләр.

Үзебездә җитештерелгән техниканы, шулай ук авыл хуҗалыгы кластерлары күргәзмәсен «АПКны инженер-техник тәэмин итү» бүлегендә күрергә мөмкин булачак. Моннан тыш, Кроме того, авыл хуҗалыгы техникасы белән иң яхшы илдарә итүчеләр арасында «Трактор-шоу» ярышлары үткәрү планлаштырыла.

«Терлекчелек» блогына 3200 кв.м. мәйдан бирелә. Монда нәселле терлекләр, җайланмалар, азык һәм өстәлмәләр, ветеринария препаратлары һәм яңатехнологияләр күрсәтеләчәк.

«Үсемлекчелек» бүлеге кысаларында «Кампус» оештырыла – АПКның төрле юнәлешләре өчен технологияләр һәм җайланмалар презентациясе узачак.

2017 ел программасындагы яңалык – Россия һәм чит ил уку йортлары студентлары һәм мөгаллимнәре катнашында радио идарә осталыгына «Робототехника» конкурсы булачак. Катнашучылар үз эшләнмәләре үрнәкләрен һәм яңа уйланмаларны эшләтеп күрсәтәчәкләр.

Эшлекле программа кысаларында Россиядә авыл хуҗалыгын үстерү перспективаларының актуаль темаларына багышланган пленар сессияләр узачак.

Күргәзмәнең түбәндәге рәсми сайтында электрон теркәлү узарга һәм түләүсез билет алырга мөмкин: http://xn-----dlcjdcsaibjsyfkpfqdac3wtc.xn--p1ai/reg_pos.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International