Агымдагы елның июнендә районда 15 сабый туган, ел башыннан аларның саны 67гә җиткән (үткән елның шул чорында 31гә күбрәк - 98, ә июньдә 23 сабый туган булган).
Кызганыч, үлүчеләр бизмәне күпкә авыррак шул, алты айда районда 166 кеше бакыйлыкка күчкән (үткән елның шул чорында – 147), шуларның 12се – июньдә.
Июнь аенда районда 9 гаилә барлыкка килгән, ел башыннан – 34, ягъни узган елның шул чоры белән чагыштырганда 9га кимрәк.
Ел башыннан 25 гаилә таркалган, ягъни үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 5кә күбрәк. 2016 елның июнендә районда бер гаилә генә аерылышкан булган.