“Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе 2017 елның 31 августына кадәр дәвам итә

2017 елның 12 июле, чәршәмбе

25 майда старт алган “Үз мәктәбеңә булыш!” акциясе 31 августака кадәр дәвам итә. Әлеге акция барышында элеккеге чыгарылыш класс укучылары үзләре белем алган мәктәпләренә ярдәм итә ала.
Үткән ел Бәркәтә, Туймәт, Лашман, Ульяновка, Яңа Элмәле мәктәпләренең һәм Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатының элеккеге укучылары акциягә актив кушылганнар – үз мәктәпләренә матди булышлык күрсәткәннәр.

Һәр мәктәпнең уңышлы чыгарылыш класс укучылары бардыр. Вакыт табып туган мәктәбегезнең проблемалары турында кызыксыныгыз, үткәнне онытмаган кешенең киләчәге бар дигән әйтемне онытмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International