Кадерле авылдашлар, райондашлар, якташлар!
2017 елның 16 июлендә сәгать 11дә барыгызны да Бәркәтәгә –“Авыл көне”нә көтәбез. Бәйрәм Сабантуй мәйданында үтәчәк.
Бәйрәм уңаеннан иң биек пешкән авыл ипиенә һәм иң матур чигелгән сөлгегә бәйгеләр игълан ителә. Анда һәркем катнаша ала.
Программага: ат чабышы, колгага менү, капчык сугышы, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, милли көрәш, кәҗә саву, җеп эрләү, миннек бәйләү һәм башка кызыклы уеннар кертелгән.
Татар эстрадасы артисты, юморист Ирек Зарипов ( Яр Чаллы) ике җырчысы белән, шулай ук авыл үзешчәннәре бәйрәмне онытылмаслык итәчәк.
Барыгызны да “Авыл көне”нә көтеп,
бәйрәмебезнең иганәчеләре һәм Бәркәтә авыл җирлеге Советы.