ЕГДС – бердәм дәүләт диспетчерлык хезмәтенең райондагы җитәкчесе Гөлия Яруллинадан белешүебезчә, “КамАЗ” машинасы йөртүчесе Казанка уңаендагы юл ремонты вакытында йөген бушатып, арбасы күтәртелгән килеш алга кузгала һәм югары вольтлы электр чыбыгын өзә. Кабинасыннан төшеп җиргә баскач, аңа ток суга. Йөртүче шунда ук җан биргән. Николай Кириллов “Татавтодор” җәмгыятенә караган Чирмешән участогында эшли иде.
Мәрхүмнең гаиләсенә сабырлык, түземлек телибез.