Балалар яшүсмерләр спорт мәктәбендәге китап бирү пунктында "Безнең әти-әниләр нәрсә укыган?" темасына китап күргәзмәсе оештырганнар. Китапханәчеләр килгән кешеләрне элекке еллардагы әдәби әсәрләрдәге геройларның батырлыклары белән таныштырдылар. Яшь спортчылар бик теләп әти-әниләре, әби-бабалары укыган китаплардан өзекләр тыңладылар.