А. Чернышевның "Мы родом из Нижней Кармалки " китабын тәкъдим итү

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Түбән Кармалка авылы тарихы да бер китапка тупланды – “Мы родом из Нижней Кармалки”   дөнья күрде. 270 битле,   бик матур итеп эшләнгән затлы китапны тәкъдим иттеләр.
Авыл мәдәният йортында узган бу чарага авыл халкы гына түгел, читтә яшәүче якташлары да күп җыелган иде. Анатолий Чернышев якташларына шундый зур бүләк ясаган. Бу китапта авылның үткән тарихы: революция, колхозлашу, сугыш еллары һәм бүгенге тормыш та сурәтләнгән, фоторәсемнәргә дә урын күп бирелгән. Әлеге китапта һәр кармалкалы үзенең нәселе турында мәгълүмат таба  ала. Шунда ук авылдан чыккан шагыйрәләр – Нина Тельпиш, Нина Граханцева, Татьяна Татарчинская (инде мәрхүмә), аның кызы Зоя Татарчинская һәм авторның үз иҗат җимешләре дә урын алган. “Мы родом из Нижней Кармалки” китабын тәкъдим итүгә Нина Тельпиш Петербургтан ук кайткан. Чарада Нина Граханцева да катнашты. Авторлар шигырьләрен халыкка үз авызларыннан ишеттерде.
Анатолий Петрович китапны 50 данәдә, Әлмәт типографиясендә үз хисабына бастырган. Әлеге санаулы китапны ул материаллар тупларга булышкан авылдашларына, авыл һәм мәктәп китапханәләренә, мәктәпнең туган як тарихы музеена, Югары Кармалка һәм Чумачка авылыннан килгән кунакларга бүләк итте. Бу китапка барлык материаллар да сыеп бетмәгән, финанс мөмкинлеге булса авторның тагын бер китап бастырырга нияте бар. Китапны тәкъдим итү чарасында катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова ярдәм итү җаен табарга ышандырган.
78 яшьлек автор озак еллар Әлмәттә яшәсә дә Түбән Кармалка авылын кече ватаны дип саный. Аның бала чагы авылда үтә, Анатолий яшүсмер вакытта әти-әниләре Әлмәткә күченеп китә. Анатолий Чернышов гомерен иҗатка багышлый, 40 ел “Знамя Труда” газетасында журналист булып эшли. Пенсиягә чыккач туган авылы турында китап чыгарырга уйлый һәм менә бүген аның хыялы тормышка ашкан. Түбән Кармалка авылы һәм аның кешеләре турында материаллар һәм фоторәсемнәр бергә тупланган. Аңа авылдашлары бик рәхмәтле.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International