Якты Тауда һәм Кызыл Чишмәдә "Авыл көне" үздырдылар

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Якты Тау һәйкәлле булды
Якты Тауда “Авыл көне” Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл – обелиск ачу белән башланып китте.
Һәйкәлне якташлары – Яр Чаллыда яшәүче Рәфис Сафин эшләткән. Бу көнне иң элек аңа рәхмәт сүзләрен ирештерделәр.
Якты Таудан сугышка 100 кеше киткән, 45се һәлак булган, аларның исемнәрен плитәгә уеп язганнар.
Өч йөзгә якын кеше катнашкан “Авыл көне”ндә уеннар да уйналган, концерт, дискотека да булган. Әлеге бәйрәмне поселокның 90 еллыгына багышлаганнар.

 

Минһаҗевлар мәҗлес оештырган
Кызыл Чишмәдә “Авыл көне” шулай ук күп кеше катнашында узган.
Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәле янында митингтан соң мәчеттә күмәк намаз укыганнар, авылдашлары - Минһаҗевлар оештырган мул табында сыйланганнар, концерт караганнар. Уеннарсыз да, кабат бергә җыелу Кызыл Чишмәдә яшәүчеләр һәм читтән кайткан якташлар өчен озак елларга җитәрлек матур хатирәләр калдырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International