Ачык һавада мөмкин кадәр азрак булырга, аеруча көннең кызу вакытында. Суны күп эчәргә кирәк, чөнки югары температурада кеше тирли һәм тәннән шактый тоз һәм су чыга. Организмны тоз һәм микроэлементлар белән тәэмин итү өчен тозлырак минераль су, ачы сөт ризыклары һәм соклар эчәргә киңәш ителә. Менюга да үзгәрешләр кертергә. Майлы, кыздырылган һәм татлы азыкларны рационнан төшереп калдырырга. Җиңел азыкларга, әйтик, яшелчә һәм җиләк – җимешкә, салкын ашларга һәм окрошкага өстенлек бирергә. Мондый чакта салкын душ та бик урынлы булыр. Табигый тукымадан булган кием кияргә. Артык күп көч сораучы физик эшләр эшләмәскә тырышыгыз.