А. Чернышевның "Мы родом  из Нижней Кармалки " китабын тәкъдим итү

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Түбән Кармалка авылы тарихы да бер китапка тупланды – “Мы родом из Нижней Кармалки”  күптән түгел генә дөнья күрде. 270 битле,   бик матур итеп эшләнгән затлы китапны тәкъдим итү кичәсе дә оештырдылар.
Авыл мәдәният йортында узган бу чарага авыл халкы гына түгел, читтә яшәүче якташлары да күп җыелган иде. Анатолий Чернышев якташларына шундый зур бүләк ясаган. Бу китапта авылның үткән тарихы: революция, колхозлашу, сугыш еллары һәм бүгенге тормыш та сурәтләнгән, фоторәсемнәргә дә күп урын бирелгән. Әлеге китапта һәр кармалкалы үзенең нәселе турында мәгълүмат таба  ала. Шунда ук авылдан чыккан шагыйрәләр – Нина Тельпиш, Нина Граханцева, Татьяна Татарчинская (инде мәрхүмә), аның кызы Зоя Татарчинская һәм авторның үз иҗат җимешләре дә урын алган. “Мы родом из Нижней Кармалки” китабын тәкъдим итүгә Нина Тельпиш Петербургтан ук кайткан. Чарада Нина Граханцева да катнашты. Авторлар шигырьләрен халыкка үз авызларыннан ишеттерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International