Үзәк балалар китапханәсендә танылган рәссам Иван Константинович Айвазовскийның тууына 200 ел тулу уңаеннан «Великий певец моря» исемле онлайн экскурсия уздырдылар. Бөек рәссам үз гомерендә алты меңнән артык картина ясаган. Ул рус сәнгатендә яңа җанр - диңгез пейзажы ачкан. Онлайн режимда рәссамның тормыш юлы белән таныштылар, картиналарын карадылар.