Чирмешәннең 285 еллыгына веломарафон

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Чирмешәндә авылның оешуына 285 ел тулуга багышланган веломарафон узды. “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсе яшьгвардиячеләре оештырган чарада  мәктәпкәчә яшьтәге балалардан алып урта яшьтәге кешеләргә  кадәр катнашты. Марафончыларга район хакимияте бинасы каршында старт бирелде. Дистанцияне узган велосипедчылар  үзәк стадионда өстәмә биремнәр үтәделәр: бормаланып йөрделәр, велосипедта иң тиз җилдерүчене дә ачыкладылар. Веломарафонда катнашучыларның барысы да Дипломнар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International