Чирмешәндә төзелүче икенче мәчет маналарына ай куелды

2017 елның 24 июле, дүшәмбе

Чирмешәндә төзелүче икенче мәчет маналарына ай куелды. Изге җомга көнне башкарылган бу чарада берничә йөз кеше катнашты.

Ике бертуган - Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар дин йорты төзетеп бик сәваплы гамәл кылалар. Әмирдә туган, Сургутта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче бу милләтпәрвәр егетләр бәйрәмгә – тантанага үзләре дә кайтты.
Ике манаралы мәчеткә айлар күтәргәндә барча халык тәкъбир әйтеп торды. Барысын да яхшы, төгәл үлчәп эшләнгән айлар бик тиз урынына кереп урнашты. Айлар белән бергә мәчет 35 метр чамасы биеклектә. Бина бик күркәм, затлы материаллар кулланып салына.
Район үзәгендә Фазыйл һәм Миндарның әниләре – Мөшбикә исемен йөртәчәк бу бинаны 2015нче елның көзендә сала башладылар. Ул элеккеге аэропорт урынында төзелә.
Чирмешәндә икенче, Амур ягында корылучы мәчеттә төзүчеләргә эш бар әле. Соңрак көннәрдә тышкы якны ныгыталар, матурлыйлар, эчке якта күпчелек эш инде тәмам. Коммуникацияләр бар. Тирә – юнь дә Алла теләсә бик матур хәлгә килер.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International