Үзәк китапханәнең уку залында ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә оештырылган. Күргәзмәдә Татарстан тарихының төп этапларын чагылдырган мәкаләләр, тематик папкалар, туган як тарихы әдәбияты урын алган. Аның янында китапханәчеләр әңгәмәләр уздыра.