Фатхетдинов Әхсән Сарыйм улының тол калган хатыны, Түбән Камада яшәүче Жаворонкова Таисия Дмитриевна мемориаль үзәккә яңа экспонатлар китерде. Алар арасында Әхсән Сарыйм улының иҗат юлы турында язылган, күп еллар узу сәбәпле саргайган россия газеталары һәм журналлары да бар.
Якташыбыз, Урманасты Үтәмештә туып үскән Ә. Фәтхетдиновның эшләре республика, Россия музейларында гына түгел чит илләрдә дә күргәзмә залларында урын алган. Ул рәссам, скульптор, монументалист, агач кисеп ясау остасы буларак танылган.