Татарстанда 2017 ел дәүләт йомгаклау аттестациясе турында

2017 елның 25 июле, сишәмбе

Казанда быел 9 укучы аттестатсыз калган. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

Гомуми урта белем турында документтан республика буенча барлыгы 14 кеше мәхрүм калган. Былтыр мондый 31 бала булган. Шул рәвешле, аттестат алмаган укучылар өлеше 0,2 дән 0,09 процентка кадәр кимегән. Андыйларны бөтенләй мөмкинлексез калдырмыйлар: сентябрьдә алар математика буенча белемнәрен яңадан сынап карый алачак.

Аттестат алмаучыларның күбесе Казанда яши. Вахитов һәм Идел буе районында – 5, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – 3, Совет районында 1 укучы. Яңа Чишмә, Әлки, Яшел Үзән районнарында берәр укучы мәктәптән документ белән чыгу бәхетенә ирешә алмаган.

Министр аттестатсыз калучыларның елдан-ел кимүен билгеләп узды. 2013 елда “кара” исемлектә – 110, 2014 елда – 151, 2015 елда – 138, 2016 елда 31 укучы булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International