Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында капиталь ремонт бара

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында капиталь ремонт бара.

Төзелеш һәм капиталь ремонт барган объектларда һәр көнне районның төзелеш блогы күчмә утырышлар уздыра. 25 июльдә алар Иске Элмәле, Кармыш, Ульяновка, яшәүче авылларныдагы төзелеш эшләре белән таныштылар.

Өч объектта (Иске Элмәле мәктәбе һәм балалар бакчасы, Ульяновка, Кармыш мәктәпләрендә)  ремонт эшләрен "Татнефтепромстрой"  оешмасы алып бара. Ремонт өчен акчаны "Татнефть" бүлеп биргән.

Кармыш авылының "Миләшкәй" балалар бакчасында бизәкләү эшләре тәмамланган, бина тышланган, җылылык системасы  һәм коммуникацияләр алмаштырылган, ишекләр, сантехника урнаштырыла. Ремонт эшләрен "Чирмешән коммуналь төзелеш предприятиесе" алып бара (җитәкчесе Габбас Галимов). Яшәүче мәктәбе бинасы тышлана,  эчтән гипсокартон кагыла.

Районда бу юнәлештә эш дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International