2017 елның 26 июлендә Чирмешәндә никахлар теркәү залында тантаналы шартларда ана капиталына сертивикатлар тапшырылды.
Алта Чирмешән гаиләсе: Алиева Гюнай, Илалова Гөлнәзирә, Капитонова Любовь, Митяева Анна, Мөхәммәтшина Алинә, Нуруллина Гөлфияләр капиталлы булды. Ана капиталына сертификатларны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова тапшырды һәм аларны балалары туу белән тәбрик итте. Пенсия фонды идарәсе начальнигы Гөлфия Гыймранова һәм ЗАГС начальнигы Наталья Карповалар да әниләрне тәбрикләделәр һәм капиталны максатчан файдалануларын теләделәр.