Өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләр соравы буенча, 25 июльдә үзәк китапханә хезмәткәрләре В.Высоцкий истәлегенә "Өзелгән очыш" исемле әдәби-музыкаль сәгать уздырдылар. Китапханәчеләр презентация күрсәттеләр, шагыйрь, композитор, актерның тормыш юлы турында сөйләделәр. Чарада катнашучылар автор җырларын тыңлады, шигырьләрен укыды.