Чирмешән кадетлар мәктәп -интернатында капиталь ремонт бара. Ремонт эшләрен "АрСтрой" җәмгыяте, җитәкчесе Давит Киракосян, алып бара.
Бина эчтән тулысы белән яңартылган: стена, түшәм, яңа җылылык системасы, такта идәннәр плиткага алмаштырылган, яңа тәрәзәләр куелган. Хәзерге вакытта төзүчеләр эчке бизәкләү эшләрен бетерә, ишекләр, сантехника урнаштыра башладылар. Шулай ук интернатта да ремонт эшләре ахырына якынлаша.