Балалар бакчасында семинар

2017 елның 28 июле, җомга

Чирмешәннең "Әкият" балалар бакчасында семинар узды. Семинарда 19 балалар бакчасының мөдирләре һәм район мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова катнашты.

Семинар алдыннан бакча мөдире Зөлфия Әхмәтҗанова  суган, кишер, аш чөгендере үсүче тәҗрибә участогы белән таныштырды, чәчәкләрен һәм уен мәйданчыкларын күрсәтте. Мәгариф бүлеге начальнигы Светлана Әхтәмова мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең рейтингы белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International