Татарстанда 2924,3 мең тонна сенаж һәм 489,1 мең тонна печән әзерләнгән

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Республика буенча бүгенге көнгә 2924,3 мең тонна сенаж һәм 489,1 мең тонна печән әзерләнгән. Бу – 1119,2 мең тонна азык берәмлеге, ягъни шартлыча бер баш терлеккә 19 центнер азык туры килә, дип хәбәр итә республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.
 
Иң зур күрсәткеч Сарман муниципаль районында – бер башка 29,5 ц. Зәй районында – бер башка 23,7 ц. азык берәмлеге, Актаныш районында – 21,3 ц., Азнакай, Яңа Чишмә, Тәтеш һәм Чирмешән муниципаль районнарында – бер баш терлеккә 21,1әр центнер азык берәмлеге хәзерләнгән. Иң түбән күрсәткеч Яшел Үзән муниципаль районында. Монда бер баш хайванга нибары 11,6 центнер азык берәмлеге туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International