Июнь аенда алынган мәгълүматлар буенча шәхси хуҗалыкларда 2000 баш сыер исәпләнә (2016 елда 1833 баш).
Июньдә шәхси сектордан сөт сатып - 6,9 миллион, ярты елда 29,3 миллион сум керем алганнар. 2016 елның беренче ярты елы белән чагыштырганда сөт сату 8 процентка арткан. Ул районда мини-фермалар арту белән бәйле. Программада 40 шәхси хуҗалык һәм крестьян-фермер хуҗалыгы катнаша.
Түбән Кәминкә, Туймәт, Чирмешән, Кармыш, Лашман авыл җирлекләре сөт сату буенча алдынгылар рәтендә. Шешминка, Күтәмә, Түбән Кармалка авыл җирлекләре бу яктан калыша.
Мини-ферма төзү программасына кергән хуҗалыкларга район да булыша, аларга 1000 данә керамзит блок бирелә. 2016 елда мондый ярдәмне - 13, 2017нең беренче яртысында 11 хуҗалык алган. Шулай ук тана алучылар өчен дә программа эшли.