Татарстанда язгы чакырылышта егетләрнең 75,5 проценты хезмәткә яраклы дип табылган

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Татарстанда 2017 елның язында хәрби хезмәттән качып йөргән 62 кеше барлыгы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин җиткерде.

“Язын республикада хәрби хезмәттән качып йөргән 62 кеше булганлыгы ачыкланды. Алар барысы да хәрби хезмәткә быел көз чакырылыр, дип уйлыйм”, - дип билгеләп үтте Погодин.

2017 елның язгы чакырылыш комиссияләренә Татарстаннан 19 меңләп егет чакырылды. Аларның  99,8 проценты хәрби комиссия үтәргә килде.

Россия Президенты указы нигезендә, ил буенча 2017 елның язгы чакырылышында хәрби хезмәткә яраклы 142 мең кеше армия хезмәтенә алынырга тиеш булган. Татарстаннан норма - якынча 4 мең кеше булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International