Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янындагы парк-скверда "Күңелле компания" исемле җәйге мәйданчык оештырдылар. Төрле яшьтәге балалар өчен кызыклы уеннар тәкъдим ителде. Бәләкәйләр туп белән уйнасалар, зурраклар әдәби, уен конкурсларында катнаштылар, татлы призлар оттылар.