Утыз Имән авылыннан Рәхимә әби Кәлимуллинаны 90 яшьлек туган көне белән тәбрикләделәр. Юбилярга Россия Президентыннан да котлау хаты килгән.
Рәхимә гаиләләрендә дүрт сеңел, бер малайнының олы апасы булып, аларга таяныч булган. Алар авылдашы Мингаяз белән гаилә корып, 47 ел тату гомер иткәннәр. Мингаяз абый мәрхүм инде, Рәхимә әби ялгызы яши. Шөкер, әбинең хәлен сеңелләренең балалары белешеп, аңа ярдәм итеп яшиләр.
Гомере буе колхозда эшләгән авыл апасының туган көнендә өендә табын көйләделәр, юбилярга тәбрикләүләр әйттеләр. Район җитәкчелеге исеменнән Рәхимә Камалетдин кызын район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина котлады.