Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында Милли Шура оешты һәм аның составы сайлап куелды. Шураның рәисе вазифаларын башкару Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиевка йөкләнде.
Аның кандидатурасына каршы килүчеләрне тынычландырып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: “Һәммәбезнең үз фикере бар. Бу кандидатураны без Минтимер Шәймиев, Фәрит Мөхәммәтшин белән килешеп карадык. Әлбәттә, Башкарма комитет кала, аның эше көндәлек эш, стратегия белән Милли Шура шөгыльләнәчәк. Аның эшен вице-премьер алып барачак. Шуңа күрә аңа ышаныч күрсәтеп, матур итеп эшләргә кирәк. Сүз көрәштереп, беркая китә алмыйбыз. Тыныч кына аңа уңышлы эш телик”, – диде.
Шәйхразиев Васил Габтелгаяз улы, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.