“Ильхан“ җәгыятендә яңа техникалар күрсәттеләр

2017 елның 4 августы, җомга

Югары Кәминкәдәге “Ильхан“ җәмгыяте базасында яңа техника күрсәттеләр. Монда үткән зона семинарына безнең һәм тирә-күрше районнардан да авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, фермерлар килде.

“Ильхан“ның үзендә дә чит илдә ясалган яңа машиналар аз түгел. Әйтик, “Тукано“ комбайнын мактап туялмыйлар, яхшы, ышанычлы. Мондагы универсаль чәчкеч белән 1200 гектарда чәчү уздырганнар.
Әле бездә юк, әмма семинарда күрсәтелгән башка - “Карат“ исемле икенче бер универсаль культиватор 35 сантиметр тирәнлектә, 6 метр киңлек алып җир йомшарта, бик җитештерүчән. Ашлама сиптергеч белән бөртеклеләр дә чәчәргә була. Билгеле, бүген күрсәтелгән “КЛААС“ (CLAAS) төркеме тракторлары, тагылма агрегатлар ансат идарә ителә, озакка түзә, әмма бәяләре кыйммәт, аңа теләсә кемнең көче, мөмкинлеге юк. Әгәр федераль яки республика дәүләт программалары буенча алсаң, әлеге техника шактый юньгә төшәчәк.
Семинарда катнашучылар кайбер машиналарны эш процессында да карап бәяләделәр.
“Ильхан“ җәмгыятендә дә быел яхшы уңышка өметләнәләр, кырлары матур. Кукурузларының Венгриядән кайтарылган орлыклар белән чәчелгәне 2 метрдан да биек, куе булып үскән, чәкәннәре формалашып килә. Биредә бу культура 430 гектар мәйдан били, малларга никадәр энергетик, туклыклы азык әзерләргә мөмкин, чәкәненнән фураж тарттырсаң икеләтә отасың.

Урак алдыннан мондый җыелыш-семинар зыян итми. Бүген җир эшкәртү технологиясе, уңышны югалтмыйча җыеп алу серләре, көзге чәчү хакында да сүз булды.

Инвесторларда яңа, куәтле комбайннар күп. Районда 94 комбайн бар икән, берсенә уртача 400 гектар туры килә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International