Татарстанда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе уза

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Татарстандагы 20 меңләп мәктәп укучысы яңа уку елында, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе кысаларында, иганәчелек ярдәме алачак. Бу турыда бүген "Татар-информ"да узган матбугат конференциясендә Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима белдерде.

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика хәйрия акциясе 2007 елдан бирле үткәрелә. Яңа уку елында Татарстанда I сыйныфка якынча 44 мең бала барачак, шуларның 9,2 меңе ярдәмгә мохтаҗ. Шулай ук 2-11 сыйныфларда белем алучы 10 мең укучыга да ярдәм итү дә күздә тотыла”, – дип сөйләде ул.

Хәйрия ярдәме аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдән булган, шулай ук инвалид әти-әниләре белән яшәүче яки үзләре инвалид булган укучыларга күрсәтелә. Соңгы ун елда, ягъни акцияне үткәрү дәвамында, 165 мең бала 211 миллион сумлык иганәчелек ярдәме алган. Гадәткә кергәнчә, портфельләр белән язу кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формасы балаларга тантаналы рәвештә бүләк ителә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International