"Китапка икенче гомер бүләк ит!" акциясе

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

“Китапка икенче гомер бүләк ит!” республика хәйрия акциясе 28 июльдә старт алды, ул 28 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк,  аның максаты мәктәп китапханәләрен яңа әдәбият белән баету. Акциядә укучылар да, мәктәпне тәмамлаучылар да, ата-аналар да, оешма хезмәткәрләре дә катнаша ала.
Акциядә катнашу өчен теләсә кайсы мәктәп китапханәсенә китаплар китерергә кирәк: белешмә булсынмы,  әдәби китапмы, теләсә нинди фәннән дәреслек, мәктәп программасыннан әдәби китаплар –боларны барысын да мәктәп китапханәсенә бүләк итәргә мөмкин. 
 
Мәктәп китапханәләре сезнең китапларыгызны бик теләп кабул итәчәк һәм сезнең китабыгыз тагын йөзләгән балага файда китерәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International