Югары Кармалка авылында күпфункцияле үзәк төзелә

2017 елның 8 августы, сишәмбе

Югары Кармалка авылында күпфункцияле үзәк төзелә. Биредә 50 тамашачыга исәпләнгән клуб була.

Подрядчы "Строитель"  җәмгыяте төзелеш эшләрен 2017 елның мартында башлаган иде.

Төзүчеләр ленолеум җәяләр, җылылык челтәре сузалар. Бинага ут, су, канализация уздырылган, тәрәзә-ишекләр урнаштырылган, эчке бизәкләү эшләре дә беткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International