Хөрмәтле чирмешәнлеләр һәм район кунаклары! Сезне яшьләрчә ял итәргә чакырабыз.
Бәйрәм 2017 елда 11 августта, 19 сәгатьтә яшьләрнең ял итү үзәге каршында була. Ләйсән Галләмова, Рузилә Булатова, Айнур Галләмов, Альмир Жораев, Айнур Заһитов, шулай ук Чирмешәннең яшь йолдызлары тамашачыларга үзләренең музыкаль сәламнәрен җиткерәчәк. Концерт дискотека белән тәмамланачак.
Рәхим итегез!