Үзәк китапханә хезмәткәрләре 16 августта күл буендагы паркта бәләкәй чирмешәнлеләр өчен ял оештырдылар. Балалар өчен уеннар оештырылды, башваткычлар чишелде, балалар журналлары да карадылар. Китапханәчеләр асфальтка рәсем ясау буенча конкурс та оештырдылар.