Сосновка авылыннан Данилова Екатерина Кузьминична бүген 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Екатерина Кузьминичнаны юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина, Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Шәмсетдиновлар котлады. Рәмзия Долгополова юбилярга район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын ирештерде, сәламәтлектә озын гомер кичерүен теләде һәм истәлек бүләге тапшырды.
Екатерина Кузьминична тумышы белән Чүпрәле районыннан.
-Безне Куйбышев өлкәсенә урман кисәргә җибәрделәр, булачак ирем - Георгий Ильич белән дә шунда таныштык, - ди юбиляр.
Алар ире бнлән 62 ел гомер итәләр, 10 бала тәрбияләп үстерәләр. Екатерина Кузьминична гомере буе колхозда эшли, хезмәт стажы 44 ел тәшкил итә.
Бүген ул 10 баласының, 21 оныгының, 16 оныкчыгының яраткан әнисе һәм әбисе. Әби кече улы Евгений һәм килене Татьяна гаиләсендә гомер кичерә, юбилей уңаеннан алар зур бәйрәм табыны артында җыелдылар.