Авыл җирлеге турында

 

авыл җирлеге турында.

C:\Users\ЕГИССО\Downloads\image16311365(1).jpg

Географик урыны

Кармыш авылы Сөлчә елгасында (Зур Кәминкә елгасының сул кушылдыгы), Чирмешән авылыннан төньякка таба 29 км ераклыкта урнашкан.

Мәйданы, халык саны һәм составы

Территория 4329 кв. км, шул исәптән авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең мәйданы 3491 га тәшкил итә. Территориядә 2 торак пункт - Кармыш авылы (административ үзәк), Яшәүче бистәсе урнашкан. Барлыгы 163 хуҗалык, халык саны – 424.

- Кармыш авылында 124 йорт, 333 кеше яши, ир-атлар -164, хатын-кызлар - 169. Милли состав: рус - 1, татар - 330, чуаш - 2. Мәктәп яшендәге балалар – 46, мәктәпкәчә яшьтәге балалар - 21.

- Яшәүче бистәсе, 39 йорт, 91 кеше яши, ир-атлар - 45, хатын-кызлар - 46. Милли состав: татарлар - 91. Мәктәп яшендәге балалар – 3, мәктәпкәчә яшьтәге балалар – 5.

Кыскача тарихи белешмә:

XVIII гасырда нигез салынган. XVIII - XIX гасырның 1 нче яртысында халык крестьяннар дәүләт категориясенә керә. Игенчелек, терлек үрчетү, төеп-буяу сәнгате (красильно-набивной промысел) белән шөгыльләнгәннәр. XX гасыр башында Кармыш авылында мәчет, мәктәп, крупообдирка, 5 вак лавка эшләп килә. Бу чорда авыл җәмәгатьчелегенең җир кишәрлеге 1200 дисәтинә тәшкил иткән

1920 елга кадәр авыл Казан губернасы Чистай өязенең Күтәмә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Чистай кантоны составында. 1930 елның 10 августыннан Беренче Май районы, 1963 елның 1 февраленнән - Лениногорск районы, 1965 елның 12 гыйнварыннан - Чирмешән районы составында.

Халык саны: 1782 елда — 74 ир; 1859 елда—676, 1897 елда—1305, 1908 елда—1543, 1920 елда—1559, 1926 елда—1000, 1949 елда—650, 1958 елда—589, 1970 елда—687, 1979 елда—551, 1989 елда — 390 кеше.

1850 елда тарихчы К. Иванин Түбән Кәминкә һәм Ивашкино авыллары арасында Болгар чорындагы борынгы оборона валын таба һәм тасвирлый. К. Иванин вал Кармыш аша да узгандыр дип фаразлаган. Автор Кармыш авыл җирлеген борынгы сак пункты дип санаган.

Казан тарихчысы Н.И. Золотнинский соңрак, җирлекнең исеме — Кармыш — төрки «кара» дан — карарга (сакларга, каравылларга) килеп чыккан ди, ә авыл җирлеген Ивашкино белән Түбән Кәминкә арасындагы Борынгы шәһәрчек каравыл пунктына кертә. Болар барысы да беренче Казан археологы М.С. Шкилевский китабында тасвирлана. «Казан губернасының борынгы шәһәрләре», Казан, 1877 ел.

1970 елда инде совет археологы Р.Г. Фәрхетдинов революциягә кадәр булган тарихчыларның бу мәгълүматларын тикшерергә карар итә. Кармышныкы дип аталган борынгы валны совет археологы Кармыш авылыннан көньяк - көнчыгышка таба бер километр ераклыкта тапкан. Валның озынлыгы 8780 метр, ул Ивашкино авылына таба сузыла. Күтәмә аның борынгы шәһәре белән бераз читтәрәк кала. Түбәнрәк Шушма елгасы буенча, әмма инде Чирмешән районыннан читтә, бары тик ике шундый ук вал бар, алар елгага перпендикуляр рәвештә урнашкан.

Ивашкинода, Күтәмәдә крепостьлар, Шушма елгасы буенда саклагыч валлар системасы (Шешминка авылы тирәсендә дә нәкъ шундый ук вал булган дигән фараз бар, ул соңрак Кама аръягы ныгытылган линиягә теркәлгән) — болар барысы да бу районда борынгы болгарларның монголларга каршы тирән эшелонланган оборонасы булуы турында сөйли. Бу оборона корылмаларын 1236 елның җәендә, монголлар килгәнче берничә көн кала, монда үз ата-бабаларын эзләүче венгр монахы Юлиан күреп ала.

 

Төп социаль-икътисадый характеристикалар

Авыл җирлегендә 1 чишмә. Суэтем башнялары 3, 8,8 км суүткәргеч үткәрелгән. Авыл җирлеге урамнарында 60 яктырткыч урнаштырылды (Кармыш – 45, Яшәүче бистәсе - 15).

Предприятиеләр һәм учреждениеләр исемлеге

1. Кармыш авыл җирлеге

Элемтә өчен мәгълүмат

Адрес:

423119, Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Кармыш авылы, Школьная ур., 8

 

   Телефон:

(84396) 4-22-23

 

Факс:

(84396) 4-22-23

 

E-Mail:

Karam.Cmn2@tatar.ru

 

2. «Советлар Союзы Герое Бари Габдрахман улы Габдрахманов исемендәге Кармыш төп гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Адрес: 423119, Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Кармыш авылы, Школьная урамы, 5, тел. (84396) 4-22-46, директоры Якупова Гөлнур Фатыйх кызы.

https://edu.tatar.ru/cheremshan/karamyshevo/sch

3.Башлангыч мәктәп Яшәүче бистәсе - Кармыш төп гомуми белем бирү мәктәбе филиалы.

Адрес: 423119, Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Яшәүче бистәсе, Совет урамы, 45.

4. «Миләшкәй» Кармыш балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

423119, Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Кармыш авылы, Школьная ур., 5, тел. (84396) 4-23-46 мөдире Гатиятова Рәйханә Салих кызы.

https://edu.tatar.ru/cheremshan/karamyshevo/dou

5. Кармыш авыл мәдәният йорты. Адрес:

423119, Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Кармыш авылы, Бари Габдрахманов ур., 44а, тел. (84396) 4-23-48, директоры Мубирдин Ильяс Хәсән улы.

6.Яшәүче авыл клубы. Адрес: 423119, Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Яшәүче бистәсе, Совет урамы, 26а йорт, мөдире Г. Таҗиева

7. Кармыш ФАПы, ТР, Чирмешән районы, Кармыш авылы, Школьная ур., 8, тел. (84396) 4-22-15, мөдире Х.Фәхрисламова.

8. Яшәүче ФАПы, ТР, Чирмешән районы, Яшәүче бистәсе, Совет ур., 45

9. Кармыш авыл китапханәсе,

Адрес: 423119, Татарстан Республикасы, Чирмешән районы, Кармыш авылы, Бари Габдрахманов урамы, 44а йорты, мөдире Габдуллина Фатыйма.

10. Кармыш почта бүлекчәсе, ТР, Чирмешән районы, Кармыш авылы, Школьная ур.,5, тел.(84396)-4-22-57 җитәкчесе М. Минһаҗева.

11. Район кулланучылар җәмгыятенең 2 кибете эшли (Кармыш авылы, Яшәүче бистәсе).

12. 2 мәчет - Кармыш авылы, Бари Габдрахманов урамы, 15а, Яшәүче бистәсе, Совет урамы, 8а

Авыл хуҗалыгы.

Җирлек территориясендә: «Алга» авыл хуҗалыгы ҖЧҖ һәм 7 КФХ (Әхмәтҗанов Флес, Гатин Дамир, Фәтхетдинов Илгизәр, Шәрәпов Фәрит, Шамгунов Габделсамат, Хәйрисламов Альфрит, Минебаев Динар). Гаилә фермалары үсә һәм эшли. Сыерлар саны - 145 баш (2015 елның 1 сентябренә)

 

 «Алга» авыл хуҗалыгы ҖЧҖ җитәкчесе - Сипатров Сергей.

 

Авыл горурлыгы.

Габдрахманов Бари Гали улы 1912нче елның 25 нче маенда, хәзерге Татарстан Республикасы Чирмешән районының Кармыш авылында туган. Авылда башлангыч мәктәпне тәмамлап читкә китә. Донбасста, Мәскәүдә, Пермьдә эшли. 1941 нче елның сентябреннән Совет Армиясенә алына.  Ә  бер айдан исә Бөек  Ватан сугышына җибәрелә.  2нче Украина фронтының 233 нче гвардия артиллерия полкы туп төзәүчесе гвардия кече сержанты Габдрахманов 1944 нче елның 15 гыйнварендә Кировоград өлкәсенең Грузское авылы тирәсендә барган сугышта, дошманның контрхөҗүмен кире кайтарган вакытта бер танк, ике штурм тубын яндырган һәм ике пулеметны юк иткән. Коручы сугышчы белән бергәләп, икәү генә калган хәлдә, соңгы снарядка кадәр дошманны утка тоткан, аннары автоматтан атып, фашистларны кыруын дәвам иткән. Сугышта авыр яраланып, 1944 нче елның 23 нче гыйнварендә һәлак була.

Советлар Союзы Герое исеме 1944 нче елның 13 нче сентябрендә бирелгән. Ленин, Кызыл Йолдыз, 3нче дәрәҗә Дан Орденнары, Медальләр белән бүләкләнгән. Украинаның Кировоград шәһәрендә җирләнгән.

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 14 феврале, 09:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International