ГРАЖДАННАР МӨРӘҖӘГАТЬЛӘРЕН КАРАУ ТӘРТИБЕ

Ивашкино авыл җирлегендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе.

  Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Ивашкино авыл җирлегендә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләүне оештыру түбәндәгеләр нигезендә башкарыла:

- Россия Федерациясе Конституциясе,

- Татарстан Республикасы Конституциясе,

-  «Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы Федераль закон,

-  «Татарстан Республикасында гражданнар мөрәҗәгатьләре турында»2003 елның 12 маендагы 16-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы,

-  «Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында»2014 елның 24 июлендәге 75-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы,

 

  Авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитеты үз компетенциясе мәсьәләләре буенча гражданнарның шәхси һәм коллектив тәкъдимнәрен, язмача, электрон хәбәрләр рәвешендә яки гражданнарны кабул итү вакытында вазыйфаи затка телдән шәхси мөрәҗәгать рәвешендәге гаризаларын һәм шикаятьләрен карый.

   Авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитеты дәүләт хакимиятенең һәм идарәнең башка органнары яки җирле үзидарә органнары компетенциясенә караган мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә карауга кабул итәргә хокуклы түгел.

     Мөрәҗәгатьләрдә куелган мәсьәләләрне хәл итү, мөрәҗәгать итүчеләргә җаваплар әзерләү яисә мөрәҗәгатьләрне карау һәм аларда булган мәсьәләләрне хәл итү һәм мөрәҗәгать итүчеләргә җавап бирү буенча чаралар күрү өчен башкарма хакимиятнең вәкаләтле органнарына контроль йөкләмәләр бирү мөрәҗәгатьләрне карау нәтиҗәсе булып тора.

     Авыл җирлеге Советы һәм Башкарма комитеты гражданнарны кабул итә:

Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Ивашкино авыл җирлеге башлыгының кабул итү көннәре һәм сәгатьләре

Һәр сишәмбе һәм җомга 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр.

Чирмешән муниципаль районы Ивашкино авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесенең кабул итү көннәре һәм сәгатьләре

Һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.

 

Гражданнар мөрәҗәгатьләрен теркәү, үтәү һәм гражданнардан кергән язма мөрәҗәгатьләрне карауның барышы турында мәгълүмат шулай ук телефон буенча хезмәткәр тарафыннан тапшырыла – 8(84396) 3-82-19.

 

Гражданнарның язмача мөрәҗәгатьләренә җаваплар әзерләү.

 

  Гражданнарның мөрәҗәгатьләре каралган дип санала, әгәр аларга куелган барлык сорауларга җаваплар бирелсә, кирәкле чаралар күрелсә һәм мөрәҗәгать итүчегә нәтиҗәләр турында хәбәр ителсә.

 

  Авыл җирлеге Советына һәм Башкарма комитетына электрон документ рәвешендә кергән мөрәҗәгатькә җавап электрон документ формасында мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән электрон почта адресы яки язмача, мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән почта адресы буенча җибәрелә.

Җавап тексты төгәл, эзлекле, кыска бирелергә, хатта куелган барлык сорауларга аңлатмалар бирергә тиеш. Шикаятьтә бәян ителгән фактларны раслаганда гражданин мөрәҗәгате буенча нинди чаралар күрелүе күрсәтелә.

Җавапка мөрәҗәгать итүче тарафыннан хатка кушып бирелгән документларның төп нөсхәләре теркәлә. Әгәр хатта аларны кире кайтару турында үтенеч булмаса, алар эш эчендә калалар.

Җавапның сул як түбән почмагында башкаручының фамилиясе һәм аның хезмәт телефонының номеры күрсәтелергә тиеш.

Әгәр мөрәҗәгатькә арадаш җавап бирелсә, текстта мәсьәләне хәл итү вакыты күрсәтелә.

 

Соңгы яңарту: 2024 елның 25 гыйнвары, 14:34

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International