Территорияне планлаштыру проектын һәм межалау проектын эшли башлау турында Карар

Территорияне планлаштыру

проектын һәм межалау

проектын эшли башлау турында

 

"Газпром трансгаз Казан" ҖЧҖ ның  29. 01. 2019ел, номер№ 844 /19, “Газүткәргечне  Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Чирмешән авыл җирлеге территориясендә  Көньяк- Көнчыгыш микрорайонында  урнашкан  Дуслык, Яңа, Якты, Ерак, Чишмә, Парковая, Мостафин, Көнчыгыш , Магистраль урамнарына тармакландырырга "   дигән язма мөрәҗәгатен  карап,  Татарстан Республикасы Шәһәр төзелеше кодексының 46, 51 статьясы нигезендә планлаштыру проектын һәм межалау проектын эшли башлау турында КАРАР БИРӘМ:

1."Газпром трансгаз Казан"  ҖЧҖ   Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Чирмешән авыл җирлеге территориясендә урнашкан “Дуслык, Яңа, Якты, Ерак, Чишмә, Парк, Мостафин, Көнчыгыш, Магистраль урамнарында газүткәргечне планлаштыру”  проектын һәм линияара межалау проектын эшли башларга рөхсәт итәргә.

2. Документларны эшләп бетергәннән соң, барлык кызыксынган оешмалар белән билгеләнгән тәртиптә планлаштыру проектын килештерергә һәм Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлегенә тәкъдим итәргә.

2.  Әлеге карарны Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат рәсми порталында (pravo.tatarstan.ru) һәм интернет челтәрендәге  Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы сайтында урнаштырырга.

3. Әлеге карарның үтәлешен контрольдә тотуны Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасарына йөкләргә.

 

Башкарма комитет җитәкчесе                                                              И. Н. Шәйдуллин

 

 

 

 

pdf
Скачать текст
PDF, 364.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International